“Әтием – горурлыгым”
Россиядә әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Китапханәдә әлеге бәйрәм уңаеннан “Әтием - горурлыгым” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Чара барышында кызлар әтиләре, аларның мавыгулары һәм һөнәрләре турында зур горурлык белән сөйләделәр. Әтиләр турында шигырьләр укыдык. Чара азагында шундый нәтиҗәгә килдек - әтиләр безне тормышта намуслылыкка һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә.