Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Прогулка по страницам любимых журналов”

Яңа Кишет балалар бакчасында мәгълүмати сәгать узды. Китапханәче  балаларны журналларның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, алар ничек нәшер ителә, ни өчен вакытлы матбугат дип атала кебек сорауларга җаваплар бирде, журнал рубрикалары белән таныштырды. Журналлар дөньясына сәяхәт барышында балалар әкиятләр тыңладылар, төрле конкурсларда катнаштылар, биремнәрне үтәделәр, башваткычлар чиштеләр. Балалар өчен “Знаний не мало дают нам журналы» дип исемләнгән вакытлы басмалар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Күргәзмә ярдәмендә балалар китапханәгә килә торган журналлар белән таныштылар, шулай ук өйдә уку өчен журнал сайладылар.