Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Күңелләргә ак нур салучы!

“Укытучылар көне” бәйрәме алдыннан без авылыбызның ихтирамга лаек укытучылары белән очрашу кичәсе үткәрдек. Укытучылар үз укучылары турында яратып сөйләделәр, үзләренең беренче укучыларын искә төшерделәр. Һәркем үзенең истәлекләре һәм мәктәп тормышыннан төшкән фотолары белән уртаклашты. Аннан укытучылар “Экзамен” уенында катнаштылар. Сорауларга җавап бирделәр, җырларны таныдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, әдәби әсәрнең исеме буенча авторны белделәр, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Әлеге очрашу һәркемнең күңелләрендә җылы тәэсирләр калдырды.