"Авыл яме - ак яулыклы әбиләрдә"
Өлкәннәр көне уңаеннан "Авыл яме - ак яулыклы әбиләрдә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче өлкәннәребез "Могҗизалар кыры" уенында катнашты. Табышмакларга дөрес җавап биреп, сәхнәгә менгән 9 уенчы, үзләре турында кыскача гына таныштырып, алып баручының һәр соравына тапкыр гына җавап биреп бардылар. Музыкаль тәнәфес вакытында өлкәннәребезгә карата күп кенә матур сүзләр әйтелде, махсус кунагыбыз Ринат абый Бариев бик матур җырлар башкарды. Шулай ук кичә барышында Авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы һәм район Советы депутаты Надия Ризван кызы өлкәннәрне котлап, аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләделәр.