“Без – терроризмга каршы”
3 сентябрь көнне, китапханәдә “Без - терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмати танып - белү сәгате үткәрелде. Китапханәче башта терроризм сүзенең нәрсә аңлатуы һәм террорчының кем булуы турында сөйләде. Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне - 2004 елда Беслан шәһәре мәктәбендә террорчылар тарафыннан кулга алынган тотакларны азат итү көнендә билгеләп үтелә. Бергәләп әлеге куркыныч көннәрне, Бесландагы фаҗигане искә төшереп үттек. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү мөһим икәнен аңладык, шулай ук көндәлек тормышта саклану чаралары турында да искә төшердек. Мәгълүмат сәгате ахырында без барыбыз бергә “Терроризмга - юк!” дип кабатладык.