Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Край родной - гордость моя!»

  30 август көнне, укучылар белән, туган якны өйрәнү маршруты буенча сәяхәт иттек. Чарада катнашучылар 4 тукталышта булдылар. Беренче тукталыш авыл үзәге булды, анда балалар борынгы корылмаларны, Кышкар мәчетен күрделәр. Имам хатыйп Радик абый мәдрәсә тарихы белән таныштырды. Икенче тукталышта укучылар туган якны өйрәнү музеенда булып, әби – бабаларыбызның тормышлары, яшәү шартлары белән таныштылар. Шәфигуллина Ләйсән оныклары белән бергә, укучыларны үзләренең гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды. Өченче тукталыш «Фабрика» чишмәсе булды. Сәяхәт Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәл янында тәмамланды. Чарада 30 кеше катнашты.