"Ап - ак карлы Яңа ел"
Балалар Яңа елны аеруча дулкынлану белән, ниндидер могҗиза буласына ихлас ышанып көтәләр. Алар шигырьләр, җырлар өйрәнә, биюләр әзерлиләр.
15 декабрь көнне башлангыч класс укучыларын “Кыш бабай остаханәсе”нә чакырдык. Бу чараның максаты кул астындагы материаллардан кар бөртекләре ясау иде. Балалар бик теләп чыршыны бизәү өчен кар бөртекләре ясадылар.
Укучылар китапханәдә “Ап – ак карга басып Яңа ел килә!” дип аталган күргәзмә белән таныштылар, кышкы табышмаклар чиштеләр.