Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Батыр яудан дан белән кайтыр"

   

   9 декабрь Ватан Геройлары көне уңаеннан, 12 декабрь көнне, Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена экскурсиягә төштек.

    Музей җитәкчесе һәм китапханә мөдире Гөлфия Габитова безне музей белән таныштырды, Гани Сафиуллин батырлыгы турында сөйләде. Аның шәхси әйберләрен һәм документларын күрсәтте.

    Ул командалык иткән дивизия фронтның иң хәлиткеч бәрелешләрендә катнашуы, Сталинград тирәсендәге сугышларда 18 меңнән артык немец офицеры солдатын әсирлеккә төшерүләре, 108 танкны, 3 бронепоездны, 400 орудиене юк итүләре турында белдек.

    Бүгенге көн бик  кызыклы һәм файдалы узды.