Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Книги любим мы читать и героев узнавать”.

    Китапханәдә укучыларыбыз белән әдәби калейдоскоп үткәрдек. Бу көнне без китап геройлары дөньясына чумдык, аларны кызгандык та, аларның маҗаралары өчен борчылдык та һәм аларның җиңүләренә шатландык та. Һәр катнашучы үзенең яраткан китаплары, персонажлары, цитаталары белән уртаклашты. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар, балалар язучылары Х.К.Андерсен, Шарль Перро, К.Чуковский, Э.Успенский, М.Пришвин һәм башка язучыларның тормышындагы кызыклы фактлар турында белделәр.

    Чара барышында укучылар язучыларның әсәрләрен кычкырып укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, «Угадай, из какой сказки герой» викторинасында катнаштылар, әдәби әсәрләр, персонажлар һәм китап авторларын белү буенча кызыклы биремнәр чиштеләр. Чара азагында балалар “Җәй, китап белән җылы!” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.