Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Россия флагы – безнең горурлыгыбыз”

   Китапханәдә “Россия флаглары - безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучылар Россия флагы тарихы белән таныштылар. Шулай ук укучылар флагтагы һәр төснең нинди мәгънәгә ия булуын  һәм Россия Федерациясе флагы нинди очракларда күтәрелүен белделәр. Бигрәк тә балаларга әләм ясау буенча мастер - класс ошады, аларны балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән ясадылар. Чара азагында зур канәгатьлек белән илебезнең төп символы белән фотога төштеләр.