"Игелек кылып яшик!"
Безнең тирә – ягыбызда җылы карашка, игътибарга, бер җылы сүзгә мохтаҗ кешеләр дә яши. Менә шундый кешеләр белән аралашу максатыннан 2 декабрь көнне китапханәгә сәламәтлекләре чикләнгән китап укучыларны мәрхәмәтлелек сәгатенә чакырдык.
Аларга “Әйдәгез, без дә көчле рухлы булып яшик бу дөньяда!” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Язмыш тарафыннан кыерсытылган ләкин, яшәү ямен югалтмаган язучыларыбыз Ф.Яруллин, Р.Шәрипов, һәм К.Шәфыйковаларның шигырьләрен кычкырып укыдык, кызыклы викторина сорауларына җаваплар таптык.
Китапханәнең кунаклары бүгенге очрашудан бик канәгать булып таралышты.