Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Китапханәдә баллы көн

    Бөтендөнья шоколад көнен бәйрәм итү максатыннан, китапханәдә “Китапханәдә баллы көн” дип исемләнгән шоколадлы ассорти оештырылды. Китапханәче сөйләгәннән балалар бу тәмле шоколадның безгә ничек килүен белделәр. Тасвирлау буенча әкият геройлары – Тәмлетамакларны таныдылар, “Татлы викторина” сорауларына җавап таптылар, “Шоколад серләре”, “Конфет эзләре буйлап”, “Рәсемдәге аермаларны тап!” конкурсларында катнаштылар. Ә “Сәламәт яшәү рәвеше” конкурсында балалар җиләк-җимешләр турында табышмаклар чиштеләр.

Китап укучылар өчен китапханәдә, "Сладкоежки на страницах детских книг" дип исемләнгән күргәзмә сюрприз оештырылды.