“Кешелекнең иң танылган уйлап табу серләре”
22 июнь көнне, укучылар өчен уен-викторина үткәрелде. Аның барышында укучылар уйнап кына калмадылар, ә кешелекнең бөек уйлап табулары белән дә таныштылар. Башта балалар “ Великие изобретатели и их изобретения ” дип исемләнгән электрон презентация карадылар. Малайлар һәм кызлар бөек ачышлар дөньясына чумдылар, үз белемнәрен тагы да киңәйттеләр. Балалар кешелек дөньясын үзгәрткән ачышлар, аерым алганда, шырпы, шахмат, ручкаларның һәм башка күп кенә әйберләрнең барлыкка килү тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук балалар әле күптән түгел генә кулланылыштан чыккан предметларны да күрделәр.
Викторинада катнаштылар. Укучыларга уйлап табулар тарихыннан сораулар тәкъдим ителде, Ә сорауларга җавапны табарга “Фән серләрне ача” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәмгә килде.