“Табын бизәге”
15 июньдә укучыларыбыз белән бергә табын әзерләү, өстәл бизәү буенча осталык сәгате үткәрдек. Әлеге чарага аш-су остасы Лилия апа Сөләйманова чакырылды. Ул укучылар белән үз тәҗрибәсе һәм безнең өстәлне ничек матур итеп бизәү серләре белән уртаклашты. Осталык сәгатендә укучылар өстәлне бизәү нигезләре белән таныштылар, декор элементларын ничек сайлап алу турында белделәр, композицияләр төзеделәр һәм өстәлгә салфеткалар урнаштыруның яңа ысулларын өйрәнделәр.
Шулай ук укучылар Лилия апай җитәкчелегендә өстәл бизәү эшләрендә көчләрен дә сынап карадылар.