Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Авылымның бай тарихы, күренекле шәхесләре бар!"

Якташ язучыбыз Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм Төхфәтуллин китапханәбездә кунакта булды. Ул авылыбызга әтисенең кыз туганы Роза апаның улы Айдар абый һәм аның оныгы Кәрим белән кайтты. Рөстәм абый Төхфәтуллин, Рафаил Төхфәтуллинның "Җиләкле аланнар" әсәрендә язылган мәдрәсә тарихы, мөәззин өенең тарихы белән кызыксынды. Авылыбызның имам - хатыйбы хаҗи Радик хәзрәт, данлыклы Кышкар мәдрәсәсе турында, анда белем алган күренекле шәхесләр турында сөйләде. Шулай ук Фарук абый Хәйретдинов та авылыбыз тарихына багышланган күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.

Рөстәм Төхфәтуллин, Рафаил Төхфәтуллинның "Җиләкле аланнар" әсәренең геройларының берсе Фазыл абыйның килене Гөлсинә апай белән очрашты. Ул еллардагы авыл Советы председателе булган Фазыл абый турында күп кенә мәгълүматлар туплады.

Рөстәм абый китапханәбезгә һәм очрашуда катнашучыларга Рафаил Төхфәтуллинның "Минем җаным китапларымда" дип исемләнгән китабын бүләк итте. Бик зур рәхмәт, сезгә!