«Майский мед – букет весенних первоцветов»
Алып баручы сөйләгәннәрдән, укучылар балның элек-электән байлык, сәламәтлек һәм бәхет символы булып саналуы турында белделәр. Чарабыз кунаклары бал алу буенча үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, шулай ук әлеге продукт белән бәйле легендалар һәм риваятьләрне искә төшерделәр. Шулай ук балның көнкүрештә һәм кулинариядә ничек кулланылуы турында да сөйләделәр. Моннан тыш, йолаларда, халык җырларында һәм мәкальләрендә бал белән бәйле төрле билгеләр дә телгә алынды. «Золотистый нектар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар бал кортларының тормышы һәм аларның ничек бал ясаулары турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук май балы төп рольне уйнаган рецептлар белән таныштылар. Май балын алу буенча тәҗрибәле умартачылардан мастер-класс күрсәтелде.