Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Г.Кариев театрына сәяхәт.

Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәткә бардык. Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча "Матурлык" спектаклен карадык. Шундый матур сәяхәт өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт!