«Балачак китаплары – 2024 ел юбилярлары»
«Балачак китаплары – 2024 ел юбилярлары» чарасында китапханәче балаларны Павел Ершовның «Конек-Горбунок», А.П.Гайдарның «Чук һәм Гек», К.Чуковскийның «Айболит», К.Чуковскийның «Муха Цокотуха» кебек юбиляр китаплар белән таныштырды. Балалар бу язучыларның иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр, яраткан әсәрләрен искә алдылар, «Геройны әйт», «Әсәрне аның өзеге буенча таны», «Кемнең сүзләре?» конкурсларында актив катнаштылар. Шулай ук әдәби викторина сорауларына да җавап бирделәр, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне таныдылар, үзләрен рәссамнар ролендә сынап карадылар һәм яраткан сюжетларга үз рәсемнәрен ясадылар. Чарага “Радуга литературных юбилеев” дигән китап күргәзмәсе куелды. Балалар укыган китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара яраткан китапларны карау һәм өйгә укырга алу белән тәмамланды.