Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Тарихы барның киләчәге бар”.

18 май көнне укучыларыбызны туган якны өйрәнү музеена кызыклы экскурсиягә чакырдык. Монда алар туган җиребезнең бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар, ата-бабаларыбызның тормышы һәм гореф-гадәтләре турында белделәр, үткәнебез турында сөйләүче экспонатларны карадылар. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе сөйләгәннәрдән, авылда тормышның ничек үзгәрүен, гореф - гадәтләр, тарихи вакыйгалар һәм авыл үсешенә үз өлешен керткән авылдашларыбыз турында бик күп мәгълүмат алдылар. Китапханәче белән “Әбием сандыгы”на да күз салдылар. Әлеге сандыкта борынгы бабаларыбыз киеп йөргән  кием-салымнары һәм кыйммәтле бизәнү әйберләр сакланган. Сандык капкачын ачкач, балалар милли кием-салымнарның, бизәнү әйберләренең үзенчәлекләре белән таныштылар, чөнки әбием сандыгы үзендә иң яшерен серләрне саклый.