Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Онытылмасын гореф - гадәтләр"

     Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан 28 ноябрь көнне “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрдек.

     Кичәдә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, үзебезнең авыл өчен генә хас булган җырлы-биюле уеннар уйнады, бишек җырларын башкардылар, тизәйткечләр әйттеләр. Әнисә апа Мөнирә Сафинаның “Ипи салам” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте.

    Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбыз әсәрләрендә дә сурәтләнә. Шундый әсәрләрне укучыларга тәкъдим итү максатыннан китапханәгә “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды.

    Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.