Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татулыкка ни җитә?!"

    Интеллектуаль уеныбызны бүгенге бәйрәм тарихы белән укучыларны таныштырудан башладык.

    Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм итүен аңлаттык.

    Укучылар дуслык турында булган мәкальләрне искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Ахырдан дус булып төрле уеннар уйнадылар.

    Интеллектуаль уен бик күңелле үтте.