Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Мәңгелек балачак илендә"

 

   24 октябрь көнне китапханәнең яшь дуслары белән, балалар язучысы Ленар Шәехкә 35 яшь тулу уңаеннан “Мәңгелек балачак илендә” исемле әдәби сәгать үтте.

    Л. Шәех шигырьләре укучыларны табигать күренешләре, хайваннар дөньясы белән таныштыра, туган якны, гаиләне яратуга өнди.

    Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның китапларыннан шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр.