Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты.

Күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты" дип исемләнгән поэзия сәгате үтте. Укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Аның патриот шагыйрь икәнен белделәр. Чөнки ул Ватаны өчен сугышка кергән. Фатих Кәримнең шигырьләрен кычкырып укыдык. Шагыйрьнең шигырьләре Ватанны яратырга, аңа тугры калырга чакыра.