Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Зимние забавы»

Яңа ел каникуллары - балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт. 5 гыйнварда күчмә китапханә Симетбаш авыл клубы белән берлектә, балаларны кышкы уеннарга  чакырдык. Бәйрәмебез кунаклары - Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык һәм Г.Тукай әкиятләре геройлары иде.  Балалар, җитезлеккә һәм зирәклектә ярышып, бирелгән биремнәрне үтәп, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.  Укучылар шулай ук Кыш Бабайга сәләтләрен дә күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай һәр укучыга бүләкләр тапшырды.

    Балалар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, кышкы темага табышмаклар  чиштеләр.