«Тылсым патшалыгында»
Кшкар авыл клубы белән берлектә үткәрелгән чираттагы чарабыз Г.Тукай әкиятләренә багышланган иде. Убырлы карчык әкиятләр язылган китапны үзенә ала һәм барлык әкият геройлары да буталып бетә. Әкият геройларын үз әкиятләренә кайтартмас өчен, убырлы балаларга авыр сынаулар әзерләгән. Ләкин алар бирешмәде. Балалар, әкият геройлары әкиятләренә әйләнеп кайтсын өчен барлык биремнәрне дә үтәргә тырыштылар.
Алар Яңа ел табышмакларының җавапларын таптылар, сорауларга җаваплар бирделәр, кыш турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Һәм әлбәттә, чараның кульминациясе, бәйрәмнең төп геройлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашу булды. Алар өчен балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ә, Яңа ел флэшмобы балалар өчен сюрприз булды. Бәйрәм бик күңелле үтте.