Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Сөембикә – сезнең журнал, ханымнар!”

“Сөембикә” журналының 110 еллыгы уңаеннан, китап укучыларны әдәби кафега чакырдык. Олы яшенә карамастан, “Сөембикә” журналы бүгенге көнгә кадәр хатын-кызлар арасында бик популяр.  Китапханәче журналның төп идеяләре - гаилә кыйммәтләре һәм милли мәдәниятне саклап калу турында сөйләде, журналда күренекле тарихи шәхесләр турында да, татарлар арасыннан кызыклы замандашларыбыз турында да мәгълүмат укырга мөмкин. Журналда басылган иң яхшы әдәби әсәрләр белән таныштык, хуҗабикә һәм сәламәт яшәү рәвеше белгечләре киңәшләре, рецептлар һәм мастер-класслар белән таныштык.

      Китап укучылар укыган журналлары турында фикерләре белән уртаклаштылар, “Сөембикә” журналы тарихына багышланган викторинада катнаштылар, тылсымлы шкатулкадагы сорауларга җаваплар таптылар. Күргәзмәдә “Сөембикә” журналының яңа номерлары тәкъдим ителде.