Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Герой булып тумыйлар..."

9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан "Герой булып тумыйлар..." дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Ватаныбызның данлы улларын, Россия Геройларын искә алдык.

   Батырлык сәгатенең аерым темасы: безнең заман геройлары - махсус хәрби операциядә катнашучылар булды. Яңа Кишет авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләштек һәм "Каһарман ир-егетләребез" дип исемләнгән видеоролик карадык. Чара барышында, укучылар Герой булып тумыйлар, сынау сәгатендә герой булалар диеп нәтиҗә ясадылар. Чарага "Ватан хакына" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.