"Любимым учителям посвящается"
Безнең бәйгенең тематикасы укучыларга һәм укытучыларга багышланган иде. Уен башланыр алдыннан алып баручы уен кагыйдәләрен һәм темасын аңлатты. Катнашучылар өчен бик кызыклы һәм үзенчәлекле биремнәр әзерләнде. Уен дүрт турда узды. Аларның һәрберсендә өч уенчы катнашты. Һәр раундның җиңүчесе финалга чыкты, анда уенның төп җиңүчесе билгеләнде. Катнашучылар бер-берсе белән ярышып хәрефләрне әйттеләр һәм яшерелгән сүзне белделәр.