Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сәламәтлек эстафетасы"

Көзге каникул вакытында балалар белән "Сәламәтлек эстафетасы" дип исемләнгән спорт бәйгесе үткәрелде. Ярышларда кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Балалар көч сынаштылар, күңелле эстафеталарда зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр. Командаларга туп, кыршау, скакалка белән гади булмаган бәйгеләр дә тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт буенча осталыкларын күрсәтә алдылар.

   Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге команда әгъзаларын шулкадәр яулады ки, алар бөтен көчләрен финишка беренче булып килү өчен бирделәр. Ярышлар спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды!