"Үзем яратып укыдым, сиңа да тәкъдим итәм!"
Китапханәдә "Үзем яратып укыдым, сиңа да тәкъдим итәм!" дип исемләнгән библиотөн үтте. Безнең һәрберебезне дөньяга яңача карарга мәҗбүр иткән, хис-кичерешләр дулкыны тудырган яраткан китабыбыз бар. Әлеге чараның кунаклары да укыган китаплары турында фикерләре белән уртаклаштылар һәм аларны башка укучыларга тәкъдим иттеләр. Яраткан әсәрләренең геройлары турында сөйләделәр, үзләренә ошаган өзекләрне укып күрсәттеләр. Китап укучылар шулай ук күңелле уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда да актив катнаштылар.