Урманга барыйк әле, себерке бәйлик әле.
2023 елның 17 июлендә Россиядә, Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган, Бердәм фольклор көне бәйрәм ителә. Бу көн кысаларында Кышкар авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, “Урманга барыйк әле, себерке бәйлик әле” дигән фольклор кичәсе оештырдылар, анда мунча себеркесен бәйләү серләрен күрсәттеләр һәм файдалы үзлекләре турында сөйләделәр. Бәйрәмнең һәр катнашучысы себерке әзерләү серләрен сөйләде, каенның файдасы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирде. Каеннан себерке хәзерләү өчен иң яхшы вакыт - июнь ахыры һәм июль башы, бу – әле бу вакытта каеннарда алкалар булмау белән бәйле. Бәйрәм халык җырлары, күңелле уеннар һәм табышмаклар чишү белән үрелеп барды.