Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Үткән көннәр эше белән матур, хыял белән матур киләчәк”, Милли мәдәният саекмас чишмә”

“Милли мәдәният саекмас чишмә” дип исемләнгән  район конкурсы кысаларында, без Яңа Кишет авыл җирлеге китапханәчеләре, укучыларны язучы, драматург, шагыйрь Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштырдык. Чара кунаклары язучының тормышы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәт кылды. Ф.Яруллинның сүзләренә язылган җырлар,  яңгырады, нәфис сүз осталары тарафыннан язучының шигырьләре, поэмалары башкарылды. “Җилкәннәр җилдә сынала”,  “Сөембикә егет сайлый”, “Кызларның кызганнары” спектакльләреннән өзекләр куелды. «Сабантуйга бүләк җыю» фольклор күренеше күрсәтелде.

   Чара азагында барлык китап укучылар “Халкым сине үзенең иңнәрендә, киләчәккә бара күтәреп” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.