Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Кабак кына димәгез...”

Чираттагы тематик кичәбез көз патшабикәсе – кабакка багышланды. Без бәйрәм кунаклары белән бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләштек. Кунаклар шулай ук элек аннан савыт-саба, мунчала, келәмнәр, эшләпәләр һәм хәтта музыка кораллары ясаганнарын белделәр.

    Чарабыз кунаклары кабактан төрле ризык  рецептлары белән уртаклаштылар, кабак турында шигырьләр укыдылар, әлеге сары могҗиза турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

   Төрле яшелчәләр турында кызыклы мәгълүматлар белергә теләгән һәркемгә “Юмарт көз бүләкләре” күргәзмәсе ярдәм итте. Күргәзмәдә шулай ук матур композицияләр һәм кабактан пешерелгән ризыклар да бар иде.