Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Бердәмлектә безнең көч”

    “Бердәмлектә безнең көч!” интеллектуаль уены Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Уен формасында балалар Ватаныбыз тарихы белән танышу мөмкинлеге алдылар, илебез тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам уяттылар. Уен биш раундтан узды: “Разминка” – сорауларга җавап бирделәр,  “Халык зирәклеге” уены барышында балалар төрле илләрнең мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар, “өзелгән” мәкальләрне тулыландырдылар. “Спортивная” - егет-кызларга бергә дус, бердәм булып уйный торган уеннар уйнатылды,  “Танцевальная переменка” – төрле халыклар биюләрен башкардылар, милли уеннар уйнадылар, “РФ бәйрәмнәре” уенында бәйрәмнәрне аларның даталары белән туры китерделәр.

    Чара барышында  Ватанга мәхәббәт турында булган шигырьләр яңгырады. Чара азагында балалар, үзәгендә “Бердәмлек” сүзе булган, төрле төстәге таҗ яфракчыкларыннан чәчәк җыйдылар.