Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы”

“Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы” дип исемләнгән информацион – белешмә сәгать  Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды. Чара башында балалар Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү тарихы турында белделәр. Китапханәче законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чарага “Татарстан - уртак йортыбыз” дигән тематик күргәзмә куелды, анда Татарстан дәүләтчелеге тарихын чагылдыручы китаплар, Татарстан Республикасы Конституциясе үзе тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар Татарстан Республикасы дәүләт символлары һәм республикабыз традицияләре белән таныша алдылар.

   Балалар “Туган җирем - Татарстан” дигән  викторинада да катнаштылар, анда Татарстанның Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар. Чара азагында төсле кәгазьдән балалар Татарстан флагы макетын ясадылар.