«Китапханәгә рәхим итегез!»
1-4 нче сыйныф укучылары белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә чыктык. Юлыбыз китапханәгә алып килде. Китапханәче китапханәнең роле һәм әһәмияте турында, китапларның киштәләргә урнашу тәртибе турында сөйләде. Шулай ук яшь укучылар китап барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре һәм китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар, үз куллары белән китап кыстыргычы эшләделәр. Балалар журналларын һәм төрле төрдәге китапларны карадылар.
Укучылар белән “Кем эзли, шул һәрвакыт таба” дигән библиографик уен үткәрелде. Укучыларга үзләре белгән китап авторлары әйтелде, һәм алар әлеге китап авторы буенча, киштәдән бирелгән китапны таптылар. Китапханәдәге китап күргәзмәләре белән таныштылар. Дәрес ахырында “По страницам любимых сказок” дигән темага викторина үткәрелде