Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Прогулка с автором любимым…»

"Пушкин картасы" проекты кысаларында, 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, яшүсмерләр белән әдәби квест үтте. 

 Уен барышында катнашучылар якташ язучыларыбыз иҗаты белән таныштылар. Әдәби квест биремнәре җиде этаптан торды. Алар шигырь юлларын укып, үзләрен сәнгатьле сөйләүче ролендә күрсәттеләр, яраткан персонажларын рәсемгә төшереп -  үзләрен рәссам ролендә дә сынап карадылар, әдәби кроссвордлар чиштеләр, бирелгән өзектән  роман яки повестьның исемен белделәр, язучылар турындагы сорауларга җавап бирделәр, язучылар иҗаты буенча ребуслар да чиштеләр.

Ә квестның төп максаты - китапханә фондында "Шәхесләрдә Арча тарихы" китабын табу иде. Уен язучылар турында электрон презентация белән үрелеп барды.