Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Исәнме, алтын көз!”

    Китапханәдә оештырылган “Исәнме, алтын көз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе елның иң гүзәл чорына багышлана. Алтын көз рәсемнәре белән сурәтләнгән китаплар һәм журналлар укучыларыбызга көзге кәефне тоярга ярдәм итә. Китап күргәзмәсендә өч бүлек тәкъдим ителде.

   Беренче бүлек: “Әдәби көз”. Бу бүлектә көзге табигать турында хикәяләр, шигырьләр урын алды. Шулай ук көз турында мәкальләр һәм әйтемнәр, халык сынамышлары белән танышырга була.

   Икенче бүлек “Көзге муллык -  табын түрендә”. Бу бүлек көзге яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ризык рецептлары белән таныштыра. Әлеге темага  китаплар тәкъдим ителә, шулай ук китапларда сез бакча һәм бакчаны ничек карау турында бик күп файдалы киңәшләр табачаксыз.

   Өченче бүлек - “Көзге фантазияләр”. Бу бүлектә көз бүләкләреннән эшләнмәләр куелды. Төрле эшләнмәләрнең матурлыгы бу күргәзмәгә килгән һәркемне сөендерәчәк.