Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Мой папа самый, самый!”

    Китапханәдә әтиләр көне уңаеннан, укучылар белән яраткан әтиләре өчен үз куллары белән открытка  ясау буенча осталык сәгате үткәрелде. Балалар, бар көчләрен куеп һәм хыялланып, үз куллары белән әтиләренә открытканы галстук таккан күлмәк рәвешендә ясадылар. Чөнки үз кулларың белән ясаган бүләкләр, бу бүләкне эшләгән кешегә дә, бирәсе кешегә дә  бик күп уңай хис-кичерешләр алып килә.

   Китапханәче эш вакытында әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырды, әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайда барлыкка килде, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтәләр. Ә балалар үзләренең әтиләре һәм бабайлары, гаилә бәйрәмнәре турында, кызыклы мизгелләрне искә төшереп сөйләделәр. Әтиләрнең төрле һөнәрләре, аларның яраткан шөгыльләре турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара барышында әтиләр турында шигырьләр һәм җырлар тыңладык.