"Бәхетле булыйм дисәң..."
Симетбаш авыл клубында, 1 октябрь Өлкәннәр көне һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, якташ язучыбыз Мөнирә Сафина иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә үтте.
Яңа Кишет авыл җирлегенең китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, 8 сыйныф укучылары катнашында, Мөнирә апаның "Оҗмахка юл", "Ташлап китмә", "Хикмәтле бөти", "Ак шәл", "Бәхетле булыйм дисәң..", "Йорт иясе" кебек әсәрләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. "Һәр әсәр - үзе бер тормыш китабы" исемле китап күргәзмәсе өлкәннәребезгә тәкъдим ителде. Җирле үзидарә рәисе Фаяз Ильясович өлкәннәрне котлап изге теләкләрен җиткерде. Ахырдан кичәгә килгән өлкәннәребез белән Мөнирә апаның әсәрләре буенча фикер алышу булды.