“Йөрәк җылыбыз сезгә, Өлкәннәр!”
1 октябрь көнне Кшкар авыл клубында Яңа Кишет авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре белән берлектә Өлкәннәр көне һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Йөрәк җылыбыз сезгә, Өлкәннәр!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильяс улы өлкәннәребезне бүгенге бәйрәм белән котлап китте. Әлеге кичә шулай ук якташ язучыбыз Мөнирә Сафинаның иҗатына да багышланган иде.
Язучының әсәрләрен сәхнәләштердек, шигырьләрен укыдык. Чарага Мөнирә Сафинаның китаплары һәм әсәрләреннән “Иҗатым – гомер юлдашым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды һәм барысына да ошады.