«Природа – дом, где мы живем»
Көзнең матур бер көнендә без укучылар белән сәяхәткә чыктык. Чара алдыннан табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Экскурсия барышында катнашучылар көз билгеләре турында искә төшерделәр, табигатьтә барган үзгәрешләрнең сәбәпләрен ачыкладылар. Шулай ук экологиянең табигатьне һәм аның байлыкларын сакларга кирәк булуын искә төшерделәр. Аннары чарада катнашучылар «Хаталарны төзәт», «Экологик светофор», «Логик чылбыр», «Урман табышмаклары», «Ребуслар» станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар кызыклы табышмаклар чиштеләр, табигать буенча булган сорауларга җаваплар таптылар.
Чарада катнашучылар шулай ук “Кем кайда яши”, “Елның кайсы вакыты”, “Эзне таны” кебек уеннарда һәм төрле конкурсларда катнаштылар. Алар үзләрен, табигатьнең чын дуслары булуларын күрсәттеләр.