Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Укытучы - изге һөнәр иясе"

  Чара китапханәче әзерләгән әңгәмәдән башланып китте, ул Россиянең танылган педагоглары, Константин Ушинский, Антон Макаренко, Василий Сухомлинский турында сөйләде. Аннан соң һәр катнашучы тирән ихтирам белән яраткан укытучылары турында да сөйләп үттеләр. Шулай ук үзләренең мәктәп тормышындагы истәлекләре һәм күңелле вакыйлары белән дә уртаклаштылар.

    Чара барышында катнашучылар укытучы һөнәренең барлыкка килү тарихын белделәр һәм бу һөнәрне сайлаган кеше нинди булырга тиешлеге турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук алар укучылар алдында укытучы образын ачкан матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар. Уен формасында викторина сорауларына җавап бирделәр, уку-укыту турында мәкальләр төзеделәр. Һәм, әлбәттә инде, искиткеч һәм игелекле укытучы һөнәре турында шигырьләр яңгырады.