"Без - терроризмга каршы"
1-6 сыйныф укучылары өчен "Без -терроризмга каршы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар терроризмның нәрсә икәнен, безнең ил бу куркыныч сүз белән беренче тапкыр кайчан очрашуы турында белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә алдылар, Беслан шәһәрендәге террорчылык акты турында сөйләделәр. Шулай ук терактлар янаганда җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Мәгълүмат сәгате тәмамлангач, балалар бердәм рәвештә "Терроризмга - юк" диделәр.