Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Татарстан – гүзәл илем!»

Татарстан Республикасы көненә, күчмә китапханәдә,  квест - уен оештырдык. Чара барышында балалар Батыр егеттән хат алды, ул аларга туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгарга  тәкъдим итте. Сәяхәт ахырында аларны “Сюрприз” көтә иде. Әлеге сюрпризга барып җитү өчен, балалар бөтен станцияләрне дә үттеләр һәм Батыр егетнең биремнәрен үтәделәр.  Уен вакытында “Размышляй-ка”, “Запоминай-ка”, “Национальный татарский костюм”, “Национальная татарская кухня” станцияләренә тукталдык. Барлык биремнәрне дөрес чишеп, балалар уен ахырында  сюрпризны таптылар - анда китаплар  иде.