Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әбием саклаган бизәкләр".

18 август көнне,  1-9 класс укучылары белән, Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт иттек. Укучылар әби-бабайларыбыз турындагы хикәяләрне бирелеп тыңладылар, көндәлек тормышта кирәк булган һәр экспонатны кызыксынып карадылар. «Әбием сандыгы»на да күз салдык. Укучылар чиккән сөлгеләр, милли күлмәкләр, калфаклар һәм түбәтәйләр белән таныштылар. Балалар шулай ук Апакашевлар гаиләсенең фаҗигале язмышы белән таныштылар, өй архивларыннан алынган фоторәсемнәрне, гаиләнең шәхси әйберләрен карадылар. Болар урындык (аңа 100 яшь) һәм татар шәле. Укучылар туган якны өйрәнү музеенда булып, канәгать калдылар.