Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Россия флагы – горур җилферди»

  Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан китапханәдә мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче бәйрәм тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте  турында сөйләде. Балалар Россия Федерациясе символлары, герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Уен өлешендә балалар танып белү викторинасындагы сорауларга җаваплар таптылар, үз куллары белән Россия флагын ясап, “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Сүздә хаталар тап” уеннарында катнаштылар. Ватан турында, флаг турында шигырьләр укып,  мәкальләр һәм әйтемнәрне дә искә төшерделәр.

   Балалар игътибарына “Мой герб, мой флаг, моя Россия” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм тәкъдим ителде.