Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Шушы яктан, шушы туфрактан без"

Бик күңелле бәйрәм булды, кызу, кояшлы көн дип тормадык, итек киеп, шәл бәйләп тә чаптык, утын да кистек, хәзерге заманның тимер атларында ( мотоблок)да ярыштырдык, сулы чиләк- көянтәләр белән үзебезчә рәхәтләнеп биедек, тагын бик күп уеннар уйнадык. Корбан итеннән бик тәмле пылау ашадык, кайнар коймак белән сыйландык. Җыр - биюдән башка нинди бәйрәм булсын инде, җыр да, бию дә булды әлбәттә. Үзешчән артистларыбыз үзләренең матур чыгышлары белән безне куандырып кына тордылар.Ул алып баручы -  осталарның - остасы, кыскасы бәйрәм шәп булды, ә ул бүләкләр искитмәтле. Иң күңелле, иң шатлыклы мизгелләрнең берсе солдат егетебез Хәйретдинов Ранисне каршы алдык һәм "Ак калфак"лылар белән "Солдат егетне каршы алу" фольклор күренешен күрсәттек.
Әлеге бәйрәмне оештыруга үз өлешләрен керткән барлык авылдашларга, пылау, коймак пешерүчеләргә, иганәчебез Ахунҗанов Алмаз Габдулхак улына аерым тукталып рәхмәт сүзләребезне әйтеп үтәсебез килә һәм дә шулай ук бүләкләтә, акчалата ярдәм иткән авылдашларыбыз да бар, аларга да мең- мең рәхмәт. Алып баручы егетебез Ильяска һәм безне матур фотографияләр белән сөендергән Диләрәгә, аппаратурада утырган егетебез Фирдүскә, үзебезнең хезмәттәшләребезгә, үзешчәннәребезгә һәм дә эссе көн булуга да карамастан килгән барлык кунакларыбызга бик зур рәхмәт!