«Детская пресса на все интересы»
" Детская пресса на все интересы " шундый исем астында пресс - сәгать уздырдык, балалар өчен язылган газета – журналлар белән таныштык. Китапханәче журналлар турында сөйләде - журналлар нинди була, журналлар төзү тарихына кыскача экскурсия ясалды.
Журналларны укыганда кызыклы уеннар уйнадык, сканвордлар чиштек, җиңел рецептлар һәм файдалы киңәшләр белән таныштык. Шулай ук яшь гимнастлар, блогерлар, музыка яратучылар белән дә таныштык. Балалар кызыксынып комикслар укыдылар, яшьтәшләренең хыяллары белән таныштылар, яраткан шөгыльләре һәм хоббилары турында сөйләделәр. Чарага «Детские журналы – друзья ребят» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китапханәдәге матбугат басмаларына кыскача күзәтү уздырды.