«Почитаем, отдохнем – с пользой время проведем»
12 июльдә балалар өчен әдәби чатыр оештырдык. Чарада катнашучылар, агачлар күләгәсендә җайлы гына утырып, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар. Саф һавада кычкырып уку оештырдык. Саф һавада кычкырып уку файдалы гына түгел, кызыклы да.
Кычкырып укудан соң балаларны "Летние приключения" квест-уены көтә иде. Уенда бер зур команда уйнады. Уенның мөһим шарты: һәр биремнән соң, уеннарда катнашучылар табышмакны чишәргә һәм түбәндәге биремгә җибәрелергә тиеш. Квест яшерен юлламадагы биремне чишүдән башланып китте һәм 11 этаптан торды. Уен барышында балалар җырларны танып, аларны хор белән дә башкардылар, викторина сорауларына да җавап бирделәр, кроссвордны да чиштеләр, хәрефле карточкалардан сүзләр дә җыйдылар, эстафетада да катнаштылар. Уенның ахырында бергәләп «Тылсымлы сандык”ны да таптылар.